paroles de chanson / Baradj parole / Ashina lyrics  | ENin English

Paroles de Ashina

Interprète Baradj

Paroles de la chanson Ashina par Baradj lyrics officiel

Ashina est une chanson en langue indéterminée

Киң Туранның далалары
Еш кара урманнары,
Таралган җирнең йөзендә
Ак Бүре балалары.

Ялкында сынау алганнар,
Давыллар сындырмаган,
Тәңре, аждаһа канында
Тугачта коендырган.

Бөркет җәя канатларын,
Бүре дәшә улларын,
-Таң ата далада
Тыгыз тигез сафларын
Җимерә алмас дулкын
-Ашина алга!

Табгачта коллык белеп
Канатын кистермәгән
Кабиләләр башын иеп,
Тезләрен иелдергән

Отюкен ешлыгында,
Мәңге ут сүнми яна,
Аны армый-талмый саклый
Алиһә Умай ана
-.... армый-талмый.... Умай ана
-...саклый.... учак яна...

Бөркет җәя канатларын,
Бүре дәшә улларын,
-Таң ата далада
Тыгыз тигез сафларын
Җимерә алмас дулкын
-Ашина алга!

Әсирдә басылмаган,
Сугышта кырылмаган,
Вакыт-заманнарны гизеп,
Үз йөзен югалтмаган.

Киң Туранның далалары,
Күп Бумын оныклары,
Мавераннахр тузаннарында,
Киң таралган юллары.

....Киң таралган юллары
Үткендер кылычлары,
Даладан очкан кеби
Һич бардыр канатлары.

Һич бардыр канатлары,
Тулпарлардыр атлары,
Даланың чын хуҗалары
Ак бүре балалары.
Droits parole : paroles officielles sous licence Lyricfind respectant le droit d'auteur.
Reproduction des paroles interdite sans autorisation.

Commentaires sur les paroles de Ashina

Nom/Pseudo
Commentaire
Copyright © 2004-2024 NET VADOR - Tous droits réservés. www.paroles-musique.com
Connexion membre

Se connecter ou créer un compte...

Mot de passe oublié ?
OU
CREER COMPTE
Sélectionnez dans l'ordre suivant :
1| symbole en bas de la calculatrice
2| symbole à gauche de l'oeil
3| symbole en bas de la valise
grid grid grid
grid grid grid
grid grid grid